Onion браузеры iOS өчен iOS өчен Linux өчен Linux өчен Mac OS өчен Windows өчен

Цензураны Tor ярдәмендә урап узу

Tor Интернетны аноним рәвештә гизү мөмкинлеген бирә, кешеләргә цензураны да, күзләүне дә урап узарга ярдәм итә. Tor браузеры сез куллана торган Chrome, Firefox, Safari, Yandex кебек башка браузерлардан берни белән дә аерылмый - ул бары тик сезнең интернет-провайдерга һәм сезнең трафикны күзәтеп баручыларга сезнең интернеттагы гамәлләрегезне күрсәтү урынына, сезнең трафикны яшерә, аны шифрлый һәм өч очраклы төен аша үткәрә (бу төеннәр шулай ук "ретранслятор" дип тә атала). Бу процесс сезнең кем булуыгызны, кайда булуыгызны һәм кая баруыгызны (кайсы веб-сайтка керүегезне) яшерә.

Tor-ны кеше хокукларын яклаучылар, активистлар һәм бар дөньяда цензура һәм күзләүдән качарга теләүчеләр куллана. Tor һәм аның ничек эшләве турында күбрәк белү өчен бу сайтка керегез: Tor браузерның кулланмасы.

1нче адым: Tor браузерын йөкләү

Tor браузерын йөкләүнең иң имин һәм гади юлы - аны рәсми Tor проекты сайтыннан алу. Сезнең операцион систем өчен Tor Browser-ны түбәндәге сылтамадан йөкли аласыз:

Tor браузерын йөкләүдә проблем бармы?

Тоr проекты сайтына кереп булмаган вакытлар була ала: мәсәлән, ул сезнең челтәрегездә блокланган булырга мөмкин. Бу очракта сез түбәндә күрсәтелгән альтернатив йөкләү юлларын куллана аласыз.

Көзгеләр

Сез Tor браузерын рәсми көзгеләрнең берсеннән йөкләп карый аласыз, яисә моннан:

GetTor

Әгәр көзге сайтлар да блокланган булса, сез Tor браузерын GetTor аша сорый аласыз. GetTor - Dropbox, Google Drive һәм GitHub кебек төрле урыннарда урнашкан Tor браузерының соңгы версиясенә сылтамаларны автоматик рәвештә җибәрә торган хезмәт:

  • 1нче адым: gettor@torproject.org адресына операцион системагызга карап "windows", "osx" яки "linux" (куштырнаксыз) дип язып электрон хат җибәрегез. Tor браузерын үз телегездә алу өчен тел кодын өсти аласыз. Мәсәлән, Tor браузерын Windows өчен кытай телендә (Кытай) алу өчен gettor@torproject.org адресына "windows zh_CN" дип электрон хат җибәрегез.

  • 2нче адым: GetTor җавап итеп электрон хат җибәрәчәк, анда Tor Browser пакетын йөкләү өчен сылтамалар, криптографик имза (йөкләүне раслау өчен кирәк), имза ясау өчен кулланылган ачкычның бармак эзе һәм пакетның контроль суммасы булыр. Сезгә "32 бит" яки "64 бит" програмнарын сайлау тәкъдим ителергә мөмкин: бу сез кулланган санак моделенә бәйле.

Сез шулай ук түбәндәге көзгеләр ярдәмендә документлар һәм башка ресурсларга керә аласыз:

2нче адым: Тоr-га тоташу

Tor браузерын беренче тапкыр ачканда "Tor-га тоташу" тәрәзәсен күрерсез. Бу сезгә Tor челтәренә турыдан-туры тоташу, яисә тоташу өчен Tor браузерын көйләү мөмкинлеген тәкъдим итә. Тоr челтәренә һәрвакыт автоматик рәвештә тоташырга телисезме дигән тамга урыны бар. Телисез икән, тамга куегыз.

Tor браузерын ачып, "Тоташу" төймәсенә басканнан соң, беренче тапкыр кулланган очракта, сез тиздән интернетка керә алачаксыз.

Tor-га тоташу проблемы бармы?

Тор челтәренә турыдан-туры керү кайвакыт сезнең интернет провайдеры яки хөкүмәт тарафыннан блокланырга мөмкин. Бу блокларны урап узу өчен Tor браузерында кайбер кораллар бар. Мондый очракларда браузерыгызны күпер аша тоташтыру да җитә. Күперләр - хосусый ретраснляторлар, аларны блоклау авыррак.

Күперләрне эш өстәле өчен активлаштыру кулланмасы:

Эш өстәле өчен Tor браузерда күперне болай куллана аласыз: Settings > Connection > Bridges > Select a Built-In Bridge. 2021 елның 22 декабреннән Tor браузерына урнаштырылган күперләр Русиядә блокланган.

Шуңа күрә укучылар күперне түбәндәге юлларның берсе аша сорарга тиеш:

  • Эш өстәле өчен Tor Browser-да күпер сорау: Settings > Connection > Bridges > Request a bridge from torproject.org > CAPTCHA кертегез
  • Телеграмдагы махсус каналга @GetBridgesBot "/bridges" җибәрү һәм аннары килгән күпер адресын күчереп алып Tor Browser-да өстәү: Settings > Connection > Bridges > Сез белгән күпер адресын кертегез
  • https://bridges.torproject.org/ битенә керегез һәм күрсәтмәләрне үтәгез
  • Gmail яки Riseup адресыннан электрон почта аша күпер сорау: bridges@torproject.org; һәм аннары килгән күпер адресын күчереп алып Tor Browser-да өстәү: Tor Browser: Settings > Connection > Bridges > Enter a bridge address you already know
  • Tor Browser-да Snowflake аша тоташу: Settings > Connection > Bridges > Select a built-in bridge > Snowflake

Android өчен күперләрне активлаштыру кулланмасы:

Укучылар Android-та күперне болай куллана ала: Settings icon > Config Bridge > Use a bridge.

Tor браузерына урнаштырылган күперләр блокланган очракта, укучылар күперне түбәндәге юллар аша сорый ала:

  • Телеграмдагы махсус каналга @GetBridgesBot "/bridges" җибәрү һәм аннары килгән күпер юлларын күчереп алып Tor Browser-да өстәү: Config Bridge > Provide a bridge I know
  • https://bridges.torproject.org/ битенә керегез һәм күрсәтмәләрне үтәгез
  • Gmail яки Riseup адресыннан электрон почта аша күпер сорау: bridges@torproject.org; һәм аннары килгән күпер юлларын күчереп алып Tor Browser-да өстәү: Config Bridge > Provide a bridge I know
  • Tor браузерында Snowflake аша тоташу: Config Bridge > Snowflake

iOS өчен күперләрне активлаштыру кулланмасы:

Укучылар iOS-та күперне болай куллана ала: вебсайтны караганда onion тамгасы > Bridge Configuration.

Tor браузерына урнаштырылган күперләр блокланган очракта, сез күперне түбәндәге юллар аша сорый аласыз:

  • Телеграмдагы махсус каналга @GetBridgesBot "/bridges" җибәрү һәм аннары килгән күпер юлларын күчереп алып Tor Browser-да өстәү: Bridge Configuration > Custom Bridges
  • https://bridges.torproject.org/ битенә керегез һәм күрсәтмәләрне үтәгез
  • Gmail яки Riseup адресыннан электрон почта аша күпер сорау: bridges@torproject.org; һәм аннары килгән күпер юлларын күчереп алып Tor Browser-да өстәү: Bridge Configuration > Custom Bridges
  • Tor браузерында Snowflake аша тоташу: Bridge Configuration > Snowflake

3нче адым: Onion хезмәтенә керү

Onion хезмәтләре (элек "яшерен хезмәтләр" дип атала иде) - бу хезмәтләргә (мәсәлән, сайтларга), Tor челтәре аша гына кереп була. Башка сайтларга кергәндәге кебек, Onion хезмәтенә керү өчен аның адресын белергә кирәк. Onion адресы - 56 очраклы хәрефләр һәм саннар, һәм алардан соң ".onion" сүзе. Onion хезмәте турында күбрәк белү өчен монда керегез: Tor Browser кулланмасы.

Onion Launchpad onion хезмәтенә керү өчен түбәндәге URL-ны күчереп алып Tor браузерында языгыз: